СалаваTIK - Шүрәле / Татарча балалар җырлары / Шурале / Поём вместе

Sdílet
Vložit
  • čas přidán 31. 05. 2021
  • Әкияттәге кара урманнан килгән, ачуланган-турсайган Шүрәленең кәефен “СалаваTIK”лар ничек күтәрде икән? Әлбәттә, җырлап-биеп. Кети-кети уйнарга яратучы Шүрәле белән бергә “СалаваTIK”ларга кушылып җырласагыз, сезнең дә кәеф шәп булыр!
    З. Хөснияр сүзләре, А. Имаев музыкасы, Р. Амиров аранжировкасы.
    Шүрәле
    Зиннур Хөснияр сүзләре
    Алмас Имаев музыкасы
    Ачуланган, турсайган,
    Шүрәлене күр әле!
    Онытырга вакыт инде
    Былтыргы үпкәләрне.
    Кушымта:
    Әй, Шүрәле, Шүрәле,
    Безнең янга кил әле.
    Син яхшы бит, син әйбәт бит,
    Теге хәлне сөйләле.
    Әкияттән чыктыңмы,
    Урманнан киләсеңме?
    Әгәр булсаң чын Шүрәле,
    Кытыклап кара безне.
    Кушымта:
    Әй, Шүрәле, Шүрәле,
    Безнең янга кил әле.
    Син яхшы бит, син әйбәт бит,
    Теге хәлне сөйләле.
    Бигрәк озын кулларың,
    Күзләрең йөреп тора.
    Килеш-килбәтеңне күргәч,
    Көләсе килеп тора.
    Кушымта:
    Әй, Шүрәле, Шүрәле,
    Безнең янга кил әле.
    Син яхшы бит, син әйбәт бит,
    Бергәләп көлик әле.
    Как же развеселить грустного Шурале, из сказочного темного леса? Конечно же, песнями и танцами «СалаваTIK»ов. Присоединяйтесь к «СалаваTIK»ам, озорному Шурале и веселитесь вместе с ними, тогда и у вас будет отличное настроение!
    Чтобы не пропустить наши новые ролики, ставь ЛАЙК под этим видео и не забудь ПОДПИСАТЬСЯ на канал! :)
    Салаватики / @salavatiki
    МЫ В СОЦИАЛЬНЫХ СЕТЯХ:
    Instagram / tatmedia_junior
    Telegram t.me/tatmediajunior
    ВКонтакте tatmediajunior
    TIKTOK: vm.tiktok.com/ZSJ1kcQon/
    ИНТЕРЕСНЫЕ ДЛЯ ТЕБЯ КАНАЛЫ:
    Күңелле әлифба / @kunelleelifba
    Салават күпере / @salavat_kupere
    Сабантуй / @sabantyj
    #tatmediajunior
    #длямалышей
    #танцыдлядетей

Komentáře •